«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы (0+)

18 июньдә шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта Җәйге уку залы узды. Бу көнне чара кунаклары «Журналлар мозаикасы» дип исемләнгән вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсе-күзәтү белән таныша алды.
Катнашучылар журналлардан «Хатын-кыз серләре», «Ничек сәламәт булырга», «Бакчачыларга ярдәмгә», «Кул эшләре», «Сәяхәт сөючеләргә», «Җирле язучыларның яңа китаплары», «Табигатьнең гадәти булмаган күренешләре», «Тарихи яңалыклар, ачышлар, фактлар һ.б.» дигән төрле темаларга мәкаләләр белән танышты. 
Балалар исә «Непоседа», «Почемучкам обо всем на свете», «Мир техники для детей», «Мурзилка» журналлары белән кызыксынды.

photo_5373088024298123614_y
photo_5375282963039776461_y
photo_5375282963039776462_y
photo_5375282963039776471_y
photo_5375282963039776489_y
photo_5375450286375694899_y

Журналлар белән танышудан кала, кунаклар өчен «Экологик утраучык» дигән китапханә викторинасы әзерләнгән иде. Китапханәче балаларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмияте турында сөйләде.  
Викторинда катнашучылар бәйгеләрдә актив катнашты, урман табышмакларын чиште, мәкаль һәм әйтемнәрне, шулай ук танылган язучыларның әсәрләрен искә төшерде. Әлеге чара мавыктыргыч кына түгел, ә бар катнашучылар өчен дә файдалы булды. 
Яшь китап сөючеләр өчен китапханә хезмәткәрләре өстәл уеннары: «Пазлны җый», «Су агымы», «Иң зур борынлы», нардлар, шашкалар, шахматлар, ребуслар, шарадалар һәм кроссвордлар әзерләде. Китапханәче өстәл уеннарының язу барлыкка килгәнче үк булганлыгы турында сөйләде. 
Шулай ук  акрил буяулар белән гипс фигураларны бизәү буенча мастер-класс үтте. Теләге булганнар иҗатта үз көчләрен сынап карый алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: