«Балалар яраткан бар нәрсәләр турында» җәйге китап раллие (0+)
2
Июль 2024
Сишәмбе
1 һәм 2 июльдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җәйге китап раллиена чакырды. . Балалар китапханә фондындагы китап һәм журналлар битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Программа «Оныттыргыч», «Телеграмма», «Бер ромашка, ике ромашка», «Әкият тулы капчык» кебек бик күп күңелле бәйгеләр, табышмаклар һәм уеннарга бай булды. Чара азагында балалар китапханәдәге китап һәм журналларны бик теләп карады һәм әти-әниләре белән китапханәгә китап алырга килергә сүз бирде. |