«Урмандагы аюдан гөмбә, җиләкләр алам» урман викторинасы (0+)

24 һәм 25 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сентябрьдә билгеләп үтелүче зур экологик бәйрәм – Россия урманнар көненә багышланган урман викторинасына чакырды.  
Урманнар – ул Җир планетасының үпкәләре. Шуның өстенә, урман – бетмәс-төкәнмәс байлыклар чыганагы, ул ашата, киендерә, җылыта һәм дәвалый. 

апитапыт
10ф. Лесная викторина «У медведя во бору, грибы, ягоды беру»
10ф. Лесная викторина «У медведя во бору, грибы, ягоды беру»1
10ф. Лесная викторина «У медведя во бору, грибы, ягоды беру»3
10ф. Лесная викторина «У медведя во бору, грибы, ягоды беру»4
10ф. Лесная викторина «У медведя во бору, грибы, ягоды беру»2

Урман буенча виртуаль сәяхәт кылып, балалар андагы үсемлекләр һәм җан ияләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белде. Шуннан соң яшь катнашучылар «Сораулар урманы», «Табышмаклар елгасы», «Кызык җәнлекләр» һ.б. уеннарда сорауларга җавап бирде. Чара үзләренең яраткан урман җәнлекләре рәсемен ясау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: