«Ләйсән» моң дулкынында» // «Лейсян» – на поэтической волне» (16+)

2023 елның 22 декабрендә 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге каршында эшчәнлек алып баручы «Ләйсән» әдәби берләшмәсенең 60 еллыгы кысаларында очрашу чарасы узды. Берләшмә 1963 елның көзендә оештырылган һәм Автокалабызның татар телендә иҗат итүче шагыйрьләрен, әдәбият белгечләрен һәм башка иҗат әһелләрен берләштерә. 
Әлеге чараның төп максаты шәһәребез мәктәпләренең һәм Тукай районы китапханәчеләрен берләшмә әгъзаларының тормышы һәм иҗаты, «Ләйсән»нең тарихы, аның җитәкчеләре белән таныштыру булды. 

длщлщ
IMG_9400
IMG_9388
IMG_9351
IMG_9329
IMG_9317
IMG_9297
IMG_9283
IMG_9275
IMG_9522
IMG_9521

Узган гасырның 80-90 нчы елларында берләшмәнең җитәкчеләре булган язучылар Рафис Сәлимҗанов (1981-1985 елларда җитәкчелек итә) һәм Фирдәүс Бәширова (1986-1989 еллар) шул елларның истәлекләре белән уртаклашты. Фирдәүс Тимербулат кызы Башкортстан язучылары белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен, аларның берләшмәдә еш кына кунак булуларын, шулай ук Уфага һәм Болгарга экскурсияләр оештыруларын билгеләп үтте.  
Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, шагыйрь Николай Алешков иҗатының башыннан ук ләйсәнлеләр белән таныш була һәм иҗади дуслыкны саклый. «Без «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән еш очраша һәм бергәләп укучылар белән очрашулар оештыра идек», – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.
Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче Мансур Сафин шәһәр мәктәпләре һәм Тукай районы китапханәләрендә Чаллы язучыларының иҗади мирасын саклау максатында музей почмагы оештырырга тәкъдим итте. 
Чара барышында шәһәр язучылары Марс Яһудин, Зөләйха Минһаҗева, Рәзинә Сәетгәрәева берләшмәдә актив катнашкан вакытларыннан хатирәләр белән уртаклашты. Лилия Фәттахова ләйсәнлеләр иҗатын вакытлы матбугат басмалары битләрендә яктыртуы турында билгеләп үтте. 
«Ләйсән» нигез салынганнан бирле үзендә шагыйрьләрне генә түгел, ә иҗади кешеләрне дә берләштерә. Алар арасында танылган һәм үзешчән композиторлар, музыкантлар, драматурглар, рәссамнар һ.б.лар бар. Күп кенә ләйсәнлеләрнең шигырьләре көйгә салынган, аларны танылган эстрада җырчылары башкара. Кичәдә Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илсөяр Зарипова, Дания Сибгатуллина, һәм шулай ук Алия һәм Динә Гарифуллиналар, берләшмә әгъзалары Валерий Манкушев, Фәридә Сәхәбиева һәм Рушания Гыйләҗева һ.б. башкаруында Рәзинә Сәетгәрәева, Разиф Бикбаулы, Факил Сафин, Рәкыйт Аллабирде сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: