«Иң укымышлылар» китапханә квизы (12+)

14 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Иң укымышлылар» дигән китапханә квизы үткәрде.
Танып белү чарасы вакытында яшүсмерләр, сынаулар узып, әдәбият өлкәсендә үз белемнәрен тикшерде. 

длощдлощлож
1710413409508
1710412159586

Квиз җиде раундтан торды. «Тышлыгы буенча китапны бел», «Асты өскә әйләнгәннәр», «Ышанам – ышанмыйм», «Музыкаль», «Бу кем була», «Канатлы гыйбарәләр» һәм «Сорау-җавап» раундларында балалар танылган язучыларның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны искә төшерде, китаплардан цитата һәм афоризмнарны белде, әсәрләрнең авторын һәм исемен ачыклады.
Чара вакытында яшьләр укымышлылыкларын, игътибарлылыкларын, зиһенлелекләрен һәм команда рухында эшли белүләрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: