«Әдәби ассорти»: квизбук (6+)

18, 19 һәм 20 гыйнвар көннәрендә 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Әдәби ассорти» дигән квизбук үтте.

квизбук
1
2
3
4

Әдәби квизбук – ул интеллектуаль-күңел ачу ярышы, инглиз теленнән «китап викторинасы» дип тәрҗемә ителә.

Командаларга бүленеп һәм капитаннар сайлап, уенчылар берничә этап аша үтте, анда кунакларга интеллектуаль биремнәрдә катнашырга тәкъдим ителде. «Аерым билгеләр» бәйгесендә балалар портретны тасвирлаган буенча әкият геройларын таныды, «Акыл агачы» этабында китапханәченең катлаулы сорауларына җавап бирде, ә «Тылсымлы аяк киеме» биремендә катнашучылар үзләре уйлап чыгарып күрмәгән-белмәгән җәнлекләрнең эзләрен ясады. Чарада күңелле ярыш, тапкырлык, зирәклек, бердәмлек һәм хезмәттәшлек рухы хакимлек итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: