«Сәнгатьнең өч төре» квиз (12+)

14 август көнне 23 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Сәнгатьнең өч төре» дигән квиз узды. 
Китапханәче белән берлектә балалар кино, әдәбият һәм музыка дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, берничә буын тамашачыларның яраткан мультфильмнары, кинофильмнарына нинди әдәби әсәрләр нигез итеп алынуы турында белде. 

апапрфап
23ф. Квиз «Три вида искусства» (12 ) (2)
23ф. Квиз «Три вида искусства» (12 ) (3)
23ф. Квиз «Три вида искусства» (12 ) (4)
23ф. Квиз «Три вида искусства» (12 ) (5)
23ф. Квиз «Три вида искусства» (12 ) (6)

Яшьләр танылган язучылар, композиторлар, сценариечеләрнең тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны искә төшерде, фильмнардан өзекләр карап, әсәрләрнең авторларын һәм исемнәрен ачыклады.
«Капчыктагы мәче» уены барысының да күңеленә хуш килде, анда балалар музыкаль әсәрләр буенча гади булмаган биремнәрне башкарды, импровизацияләнгән сәхнәдә үзләрен актерлар һәм яраткан блогерлары ролендә сынап карады. 
Чара азагында «Сәнгать белгече»н ачыкладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: