«Сәнгатьнең өч төре» квизы (12+)

13 март көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәнгатьнең өч төре» дигән квиз узды.
Чара яшүсмерләрдә әдәбият һәм мәдәнияткә карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Чарада катнашучылар, сынаулар үтеп, әлеге өлкәләрдә үз белемнәрен тикшереп карады. Китапханәче белән берлектә балалар кино дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, кайсы әдәби әсәрләрнең тамашачылар яратып карый торган мультфильмнар, кинофильмнар өчен нигез булуы турында белде.  

пкпфыпфывк
23ф. Квиз Три вида искусства (2)
23ф. Квиз Три вида искусства..
23ф. Квиз Три вида искусства

Яшьләр танылган язучылар, композиторлар, сценариечеләрнең тормышы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны искә төшерде, фильмнан өзек карап, әсәрнең авторын һәм исемен ачыклады. Уен «Капчыктагы мәче»дән башка узмады, анда балаларга музыкаль әсәрләр буенча гади булмаган биремнәрне үтәргә һәм катлаулы сорауларга җавап бирергә туры килде. 
Чара азагында «Сәнгать белгече»н ачыкладылар.
Китапханәдә әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән авторларның китапларыннан күргәзмә әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: