«Кеше яшәми торган утрауда маҗаралар» квизы (12+)

27 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен «Кеше яшәми торган утрауда маҗаралар» дигән мавыктыргыч квиз уздырды. Чара башында, сәяхәткә кузгалганчы, яшьләр командаларга бүленде һәм кеше яшәми торган утрау картасын алды. Сәяхәт вакытында балаларга төрле сынаулар үтәргә туры килде. 

1квизприкл16ф2222
2квприкл16ф222
3квиприкл16ф
4квизприкл28ф12347

Алар алачыклар төзеде, табигать тавышларын, җәнлек эзләрен таныды, ярдәм сорап сигнал бирде, диңгез төене бәйләде һәм балык тотты. Һәр дөрес үтелгән этап өчен командалар код сүзе алды. Уен азагында катнашучылар мәкаль җыйды, аның ярдәмендә алар кодлы йозакны ачты һәм яшерелгән хәзинәне тапты. Чара күңелле һәм кызыклы узды, балалар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: