«Закон хәрефе буенча» квиз (12+)
14 март көнне 10 нчы санлы китапханә, ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне якынлашканда, мәктәп укучыларын хокукый квизда катнашырга чакырды. Алга таба балалар, чара темасы буенча сорауларга җавап биреп, берничә этапны узды. «Кулланучы әлифбасы» дигән беренче этапта командалар үзләренең кулланучы буларак гомуми белемнәрен тикшерде, икенче «Ребуслар» этабында кулланучылар башваткычларын чиште, «Әкият геройларының хокукларын якла» дигән өченче этапта исә юридик консультация бирде, дүртенче «Ялгышлык килеп чыкты» этабында товарлардагы этикеткаларда ялгышлыкларны тапты. Уенның йомгаклау этабында укучылар зур кызыксыну белән соңгы «Игътибар! Видеосорау» бәйгесендә катнашты. |