«Минем Чаллым» квизы (12+)

12 мартта Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «Минем Чаллы» квизы үткәрде.
Уен Чаллы шәһәре һәм автогигант «КамАЗ»ның юбилейларына багышланды. Сораулар истәлекле вакыйгалар һәм урыннар; шәһәрнең абруйлы, кала үсешенә зур өлеш керткән шәхесләре белән бәйле булды. 

аповсепднмсршгхжэ
гоекгукджлоо
яавравлпошщ
явйукеншг
борлншгщз564апр

Әзерлек этабында уенчылар командаларга бүленеп, капитаннар сайлады һәм исем уйлап тапты. Уен барышында катнашучылар үз зиһеннәрен, туган як һәм шәһәр турында белемнәрен күрсәтте. Балалар хәтта шәһәребезнең тәҗрибәле кешеләре дә авырлык белән җавап бирерлек катлаулы сорауларга дөрес җаваплар тапты. Укучыларның уенга җитди каравы, алдан ук белешмә басмаларга һәм туган якны өйрәнү әдәбиятына күз салуы күренеп торды. Чара темасы балаларда зур кызыксыну уятуын күрү бик күңелле булды. 
Катнашучылар һәм оештыручы китапханәчеләр бер-берсенә яхшы теләкләр белән саубуллашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: