«Әдәби лабиринт» квизы (12+)

Көзге каникуллар – ул китапханәдә дуслар белән очрашу өчен яхшы сәбәп! 29 октябрьдә 13 нче санлы китапханәгә квизда катнашу өчен уртанчы сыйныф укучылары килде. Алар 3 командага бүленде һәм җавапларны язып бару өчен бланклар алды. Уенның темасы – әдәбият иде, шунлыктан төп сораулар мәктәп укучыларына таныш әсәрләр турында булды. Уен 10ар сораудан торган «Чит ил әдәбияты», «Рус әдәбияты» һәм «Хәзерге заман әдәбияты» дип аталган 3 турдан торды. Чара җанлы һәм мавыктыргыч узды. Катнашучылар әсәрләрне яхшы белүләрен күрсәтте. Дөрес җаваплар саны тигез булу сәбәпле, 2 команда җиңүче булды. 

Поделиться: