«Мәдәни Татарстан»: квиз (12+)

15 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Мәдәни Татарстан» дигән квиз уздырылды. Уен 6 раундтан торды, аларның һәрберсендә кунаклар, төрле биремнәр үтәп, пазл элементлары алырга тиеш булды. 

Квиз …
23ф. Квиз Культурный Татарстан (3)
23ф. Квиз Культурный Татарстан (2)
23ф. Квиз Культурный Татарстан (8)
23ф. Квиз Культурный Татарстан (4)
23ф. Квиз Культурный Татарстан (9)

Чара вакытында катнашучылар исемнәре республика тарихында мәңгегә уелып калган шәхесләр һәм татар халкының милли сәнгать мирасы белән танышты. 

Балалар, ике командага бүленеп, брейн-рингта көч сынашты һәм төбәк тарихы буенча үз белемнәрен күрсәтте. Уен Татарстан Республикасы гербы төшерелгән рәсемне җыю белән төгәлләнде. Квиз дустанә рухта узды. Катнашучылар бик теләп һәм зур кызыксыну белән тәкъдим ителгән биремнәрне башкарды, логик фикерләү һәм командада эшләү сәләтләрен күрсәтте. 

P.S. «Мәдәни Татарстан» квиз – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында таныша аласыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: