«Извилиум» квизы (12+)
18
Апрель 2024
Пәнҗешәмбе
18 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «Извилиум» квизы уздырды. Мондый уен формасы заман белән бергә атларга омтылучы яшьләр арасында бик популяр. Уен барышында балалар, 4 командага бүленеп, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, белемнәрен, гадәти булмаган фикерләү сәләтен һәм, әлбәттә, җиңү теләген күрсәтте. Катнашучыларга 5әр сораудан торган 8 раундны узарга тәкъдим ителде. Төрле өлкәләргә караган сорауларга җавап биреп, уен барышында җиңүче команда ачыкланды. |