«Интеллектуаль көрәш» квиз (12+)
7
Март 2024
Пәнҗешәмбе
6 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Интеллектуаль көрәш» дигән квиз узды. Ул «Мәдәният», «Табигать һәм география», «Безне көй-моң берләштерде», «Картиналар галереясы», һәм шулай ук «Кинолы уены» дигән биш тематик турдан торды. Һәр раундта төрле катлаулылыктагы – фактларны белү һәм фикерләү сәләте буенча берничә сорау әзерләнгән иде. Катнашучылар үзара ярышты: кем күбрәк дөрес җавап бирде, шул иң күп очко җыйды. Һәр этапны узу барышында уенчылар үз белемнәрен тикшереп кенә калмады, ә үзләре өчен күп кенә яңа мәгълүмат та туплады. |