«Без төрле, әмма без бергә» квиз уены (6+)

5 ноябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, яшь укучылар өчен «Без төрле, әмма без бергә» дигән квиз уен уздырды.
Һәр кеше үзенчә уникаль. Безне төрле мәдәниятле, телле, милләттәге, диндәге, яшьтәге һәм башка бик күп аермалыклары булган кешеләр әйләндереп алган. Әмма, шуңа да карамастан, без бергә һәм гармониядә яши алабыз. 

ЯВпи
(2)IMG_20241105_093902
(3)IMG_2128
(1)IMG_20241105_100554

Чарада яшь китап сөючеләр китапханәче белән берлектә «Дуслык» дигән гаҗәеп ил буйлап сәяхәткә юл тотты. Квиз программасы үз эченә төрле биремнәрне алды, алар катнашучыларга бер-берсен яхшырак белергә, уртак кызыксынулар табарга, аралашырга һәм командада эшли белергә өйрәнергә ярдәм итте. Шулай ук балалар аралашу законнары һәм кагыйдәләре белән танышты, «Мактау сүзләре» викторинасы сорауларына җавап бирде. Чара азагында төрле төсләргә буялган уч төпләре белән «Дуслык агачы»н ясадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: