«Рус сүзе дан казансын!» квиз-уены (12+)
24
Май 2024
Җомга
17 и 24 май көннәрендә 5 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен Пушкин картасы проекты кысаларында «Рус сүзе дан казансын!» дигән квиз-уен узды. Балалар рус теле турында бик күп кызыклы һәм аз билгеле булган фактларны белде. Уен төрле сораулар һәм биремнәр белән биш раундтан торды, һәрберсен үтәү өчен бер минут вакыт бирелде. Уенчылар җиңеллек белән төп рус һәм алынма сүзләрне тапты, рус теле кагыйдәләрен белүне таләп итүче биремнәрне башкарып чыкты. Сынауларны узарга балаларга командаларның бердәмлеге, укымышлылыгы, белемнәре, зиһеннәре, тапкырлыклары һәм интуицияләре ярдәм итте. Китапханәгә килүчеләр үз күзаллауларын тикшереп карый һәм үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат ала алды.
|