«Сәламәт булу – ул…» квилт-акциясе (6+)

17нче санлы балалар китапханәсе укучылары «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» шәһәркүләм наркотикларга каршы акциясе кысаларында ай дәвамында «Сәламәт булу – ул…» дигән квилт-акциядә катнашты.

смтчяспт
17ф. квилт1
17ф. квилт2
17ф. квилт3
17ф. квилт4
17ф. квилт5

Үсеп килүче яшьләр кәгазь кисәкләрендә сәламәтлек темасына үз фикерләрен язды. Акциядә катнашып, балаларга сәламәтлекнең үзләре өчен нәрсә аңлатуы, тормышларында аның нинди урын алып торуы турында уйланырга туры килде. Күпләр өчен сәламәт тормыш рәвеше – ул актив ял һәм спорт, яраткан шөгыль, дөрес сәламәт туклану, әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшы һәм уңай мөнәсәбәтләр.  
Акция ярдәмендә яшүсмерләр сәламәтлекләренең үз кулларында булуы, һәм алар сәламәтлекләре һәм киләчәкләре турында үзләре кайгыртырга тиешлеге турында нәтиҗә ясады!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: