«Алтын тарак эзләп» квест (0+)

23, 24, 25 апрельдә 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Алтын тарак эзләп» дигән квест үткәрде. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланды. 

роорм
23ф. Квест «В поисках золотого гребня» (0 )…………
23ф. Квест «В поисках золотого гребня» (0 )……….
23ф. Квест «В поисках золотого гребня» (0 )……..
23ф. Квест «В поисках золотого гребня» (0 )……
23ф. Квест «В поисках золотого гребня» (0 )….
23ф. Квест «В поисках золотого гребня» (0 )..

Чара башында китапханәчеләр балаларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, электрон презентация күрсәтте, «Тукай – балаларга» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Икенче өлештә, өч командага бүленеп, балалар алтын тарак эзләп юлга кузгалды, анда аларга «Әкиятләр урманы», «Шигърият елгасы» һәм «Балачак аланы» станцияләрен үтәргә туры килде. Квест барышында яшь сәяхәтчеләр Г.Тукай әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерде; «Урманнан чыккан авазлар», «Кызыклы шәкерт», «Әкият рәсемен ясыйм» бәйгеләрендә, «Ләмигага булыш», «Кырлай аланында» уеннарында катнашты; «Су анасының күршеләре» табышмакларын чиште, «Тукай эзләре буйлап» викторинасы сорауларына җавап бирде; «Сөткә төшкән тычкан» мультфильмын карады. 
Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: