«Габдулла Тукай әсәрләре серләре» квесты (0+)
25 апрель көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, балаларны татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатында, мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар өчен «Габдулла Тукай әсәрләре серләре» дигән квест уздырды. Чара башында китапханәчеләр балаларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның авыр балачагы, әти-әнисе, ничек укуы, ничә тел белүе, кайчан шигырьләр яза башлавы турында сөйләде. Шуннан соң барысы бергә Г.Тукай әсәрләре буйлап «сәяхәткә кузгалдылар». «Әкияти урман»да яшь cәяхәтчеләр Г.Тукайның әкият геройлары белән «очрашты». Аларга урманнан чыгу өчен, биремнәр үтәргә – Су анасы белән бергә елгада кем яшәвен, урман җәнлекләренең нинди тавышлар чыгаруын искә төшерергә, Кырлай кырларыннан чәчәкләр җыярга туры килде. |