«Китапларга ау» квесты (6+)
27 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Китапларга ау» дигән мавыктыргыч квест узды! Анда катнашучылар белем дулкыннары буйлап корабта сәяхәт итте. «Дөнья буйлар әкиятләр йөри» утравында балалар әкиятләр тылсымына кереп чумды, тасвирлама буенча персонажларны таныды, әсәрләрне атады һәм викторина сорауларына актив җавап бирде. Ватан һәм чит ил язучыларының әкиятләре белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр. «Китап дөньясы бигрәк күркәм!» дигән музей сәгате квестта катнашучыларны шәһәребезнең балалар язучылары белән таныштырды. Аеруча Вера Хәмидуллинна, Зөләйха Минһаҗева, Факил Сафин, Елена Степанова, Рәшит Бәшәр, Заһирә Гомәрова, Мансур Сафин һ.б.ларның иҗаты зур кызыксыну уятты. Катнашучылар шәһәр мәктәпләрендә эшләүче әдәби түгәрәкләр турында белде. Музей экспонатлары белән танышканнан соң, балалар язу карасы һәм каләм белән язып карады һәм басу машинасында басты. Укучылар шагыйрь-рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыповның агачтан уеп ясалган панно күргәзмәсен кызыксынып карады. Ул балаларга сәнгать әсәрләрен нинди материалдан, ничек һәм нәрсә белән ясарга мөмкин булуы турында сөйләде.
|