«НЛО: яңа әдәби ачышлар» квесты (12+)

30 сентябрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә «НЛО: яңа әдәби ачышлар»  дигән квест узды.

фжапркцуыщап
WhatsApp Image 2024-09-30 at 16.31.08 (1)
WhatsApp Image 2024-09-30 at 16.35.02

Өлкән сыйныф укучылары, 2 командага бүленеп һәм маршрут кәгазе буенча төрле станцияләрдә төрле биремнәр үтәде. Дөрес җаваплар өчен «Әгәр син пистолеттан үткәннәргә атсаң, киләчәк сиңа пушкадан атар» дигән төп гыйбарәдән өзекне алырга мөмкин булды. Цитата Рәсүл Гамзатовның «Мой Дагестан» әсәреннән, аны тулысынча җыйган команда җиңүче булды. Биремнәр үз эченә әдәби ребусларны, кроссвордларны, ярдәмче сүзләр ярдәвендә фәлсәфәчеләренең әйткән сүзләренең мәгънәсен ачыклау, әсәрдән өзек буенча авторын тану, биографиядәге мизгелләр һәм шигырьләр буенча авторны тану, китапханә фондында әлеге авторларныэ китапларын эзләү, антонимнар белән шифрланган мәкальләрне чишүне алды. 
Балалар биремнәрне яхшы башкарып чыкты, үзләренең укымышлыкларын һәм белемнәрен күрсәтте.  Җиңүче команда бүләккә татлы приз – торт алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: