«Нәүрүз – тынычлык һәм яхшылык бәйрәме» квесты (0+)

20 мартта 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен язгы көн һәм төн тигезләшкән көнгә багышланган «Нәүрүз – тынычлык һәм яхшылык бәйрәме» квесты уздырды.
Чара башында китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, халык гореф-гадәтләре һәм йолалары, әлеге бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар турында сөйләде.

23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 ) (3)
23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 ) (4)
23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 ) (6)
23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 ) (7)
23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 ) (8)
23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 )
23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 ) (2)
23ф. Квест «Навруз – праздник мира и добра» (0 ) (5)

Квест барышында балаларга өч станцияне үтәргә туры килде. «Музыкаль» станциясендә «Капкалы», «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» татар милли уеннары үткәрелде. «Спорт» станциясендә яшь китап сөючеләрне «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Яхшы сүзләр» һәм «Умырзаяларны җый» кебек уеннар көтте. «Интеллектуаль» станциясендә балалар Нәүрүз бәйрәме турында кроссвордлар, яз турында табышмаклар чиште һәм викторина сорауларына җавап бирде. 

Һәр станциядә командалар квест башында бирелгән катыргы тәлинкәләрне бизәр өчен милли бизәкләр алды. Биремне барысы да менә дигән итеп Башкарды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: