«Нәүрүз – дуслык һәм игелек бәйрәме» квест (0+)
22 март көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре язгы көн белән төн тигезләшү көненә багышланган «Нәүрүз – дуслык һәм игелек бәйрәме» дигән квест уздырды. Квест барышында балаларга өч станция үтәргә кирәк булды. «Музыкаль» станциясендә «Капкалы», «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» татар халык уеннары үткәрелде. «Спорт» станциясендә яшь уенчыларны Фиксиклар күңел ачтырды. Алар «Калакка йомырка куеп йөгерү», «Яхшы сүзләр» уеннары һәм мини-дискотека уздырды. «Интеллектуаль» станциясендә укучылар Нәүрүз бәйрәме турында кроссворд, яз турында табышмаклар чиште һәм викторина сорауларына җавап бирде. Һәр станциядә командалар милли бизәкләр алды, алар белән квест башында бирелгән катыргы тәлинкәләрне бизәргә кирәк булды. Биремне барысы да яхшы башкарып чыкты! |