«Үз хыялыңны китапта тап» квест (6+)

2 апрель көнне 23 нче санлы китапханә, Халыкара балалар китабы көне кысаларында, «Йөрәк һәм акыл өчен балалар укуы» программасы буенча «Үз хыялыңны китапта тап» дигән квест үткәрде.

впыа2135оплхзү
23ф. Квест «Найди свою мечту в книге» (6 ) (3)
23ф. Квест «Найди свою мечту в книге» (6 ) (4)
23ф. Квест «Найди свою мечту в книге» (6 )

Балалар, ике командага бүленеп, «Кем бу?», «Табышлар бюросы», «Кем әйтте?», «Блиц-сорау», «Әкиятләр тулы сандык», «Сүзне әйт» бәйгеләрендә катнашты; «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» викторинасы сорауларына җавап бирде; ребуслар чиште, «тылсымлы» табышмакларның җавапларын әйтте һәм «әкияти» сорауларга җавап бирде, әйберләре һәм цитаталары буенча әкият персонажларын таныды, әкият геройларының тулы исемнәрен искә төшерде. Чарада катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм Даниянең бөек язучы-әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен турында күп кенә яңа мәгълүматлар белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: