Символикалар буенча квест (12+)
22
Август 2021
Якшәмбе
23 нче санлы китапханәдә китапханәчеләр «Ватаным байрагы» дигән квест-уен үткәрде. Яшь китап сөючеләр «Тарихи», «Россия әләме», «Президент», «Символик» станцияләре буенча мавыктыргыч сәяхәттә катнашты. Балалар Дәүләт байрагының килеп чыгу тарихы һәм мәгънәсе турында викторина сорауларына җавап бирде, дәүләт символлары турында табышмаклар чиште, «Гербны җый», «Рәсемдә Россия символларын сайлап ал» кебек гамәли биремнәр үтәде. Уен барышында Ватан турында җырлар, Россия гимны яңгырады. Тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. |