«Һөнәр лабиринтлары» квесты (12+)
24
Май 2024
Җомга
24 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Һөнәр лабиринтлары» дигән квест үтте. Чара барышында командалар медицина, укытучылык, кулинария, урманчылык, финиш станцияләрендә сынаулар узды. Квестта катнашучыларга һөнәри үзбилгеләнештә укучыларны активлаштыруга юнәлдерелгән төрле биремнәр һәм ситуацияләр тәкъдим ителде. Уен вакытында яшүсмерләр өлкәннәр арасындагы социаль һәм һөнәри мөнәсәбәтләрне уйнады, бу яшүсмерләрнең үзбилгеләнештә активлыгы аз булганда бик мөһим. |