«Яшәү шәп» квест-уены (12+)

Кеше сәламәтлеге – һәрберебезнең тормышында төп кыйммәт. Балачактан ук үз сәламәтлегеңә сакчыл һәм аңлы рәвештә карау мөһим. Ә моның өчен барыбыз да сәламәт тормыш рәвеше буенча файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиешбез. 
24 октябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә шушы темага багышланган чара узды, анда балалар уен формасында сәламәт яшәү рәвеше принципларын белде һәм «Ни өчен файдалы гадәтләр әһәмиятле?» дигән сорауга җавап бирде. Квест-уен вакытында алар төрле биремнәр башкарды: викторина сорауларына җавап бирде, сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерде, анаграммалар чиште. Чара азагында һәр катнашучы сәламәтлекнең төп шартлары белән үз «Сәламәтлек чәчәге»н җыйды.

щыдоыыыв
17ф. Квест-игра Здоровье
17ф. Квест-игра Здоровье1
17ф. Квест-игра Здоровье2
17ф. Квест-игра Здоровье6
Квест-игра Здоровье4

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: