«Китапханәнең серле хәзинәләре» квест-уены (6+)
14
Июнь 2024
Җомга
13 июнь көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Китапханәнең серле хәзинәләре» дигән квест-уен уздырды. Яшь хәзинә эзләүчеләрне бәйгеләрр, викториналар һәм катлаулы сораулар рәвешендә күпсанлы «киртәләр» көтте. Балаларга күп кенә сынаулар узарга туры килде: «Белемнәр утравы» викторинасында катнаштылар, «Шигырьләр култыгы»н уздылар, «Әкиятләр тавы», «Маҗаралар елгасы» аша үттеләр. Шулай итеп «алтын тәңкәләр» белән тулы сандыкка тап булдылар. Әмма монда да балаларны бер бирем көтеп тора иде, хәзинәләр сандыгын ачу өчен, «Китап» сүзен төзергә кирәк булды. Чөнки нәкъ менә китап – белемнәр тупланган иң кыйммәтле байлык.
|