«Китапханәнең серле хәзинәләре» квест-уены (6+)

4 июнь көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Китапханәнең серле хәзинәләре» дигән квест-уен уздырды.

арвыарарырфв
0fec0b10-0e1f-430b-ae95-57e989538ad0
3aa69ae1-7d20-4077-826b-f958628e7400
5819aff9-ea57-4752-ab9e-74c73e3876eb
9957b096-c12b-4d44-882b-ff606b380725
bfb4e5ae-a055-447f-9543-bf750e177475
e99eb288-0a68-4775-99a3-f7d7503d91b5

Яшь хәзинә эзләүчеләрне бәйгеләр, викториналар һәм катлаулы сораулар рәвешендә бик күп «киртәләр» көтте. Балаларга күп сынаулар узарга туры килде: «Белемнәр утравы» викторинасында катнаштылар, «Шигырьләр култыгы» тукталышын уздылар, «Әкиятләр тавы», «Маҗаралар елгасы» аша үттеләр. Шулай итеп «алтын тәңкәләр» белән тулы сандыкка тап булдылар. Әмма монда да балаларны бер бирем көтеп тора иде, хәзинәләр сандыгын ачу өчен, «Китап» сүзен төзергә кирәк булды. Чөнки нәкъ менә китап – белемнәр тупланган иң кыйммәтле байлык.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: