«Габдулла Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт»: квест-уен (0+)

24 апрель көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, яшь китап сөючеләрне татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Габдулла Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт» дигән квест-уен үткәрде.

тук
23ф.Путешествие по произведениям Габдуллы тукая (5)
23ф.Путешествие по произведениям Габдуллы тукая (2)
23ф.Путешествие по произведениям Габдуллы тукая (6)
23ф.Путешествие по произведениям Габдуллы тукая (7)
23ф.Путешествие по произведениям Габдуллы тукая (8)
23ф.Путешествие по произведениям Габдуллы тукая

Уен барышында балалар, маршрут кәгазе буенча хәрәкәт итеп, «Танып бел», «Ләмигага булышабыз», «Китапханә» тукталышларында шагыйрьнең әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирде. Ел фасыллары турында табышмаклар чиштеләр, «Елгада Су Анасы белән кем яши?», «Кем нинди тавыш чыгара», «Тукай шигырьләре каруселе» уеннарында катнашты.
Чара «Кечкенә Апуш» электрон презентациясе, «Шүрәле» җыры һәм Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: