«Соңгы каһарман»: квест-уен (6+)

Җәйге каникуллар – яңа кичерешләр, танышулар һәм ачышлар вакыты! Барысы да каникуллар күңелле, кызыклы һәм үзенчәлекле узуын тели. Мәктәп яны лагере балалары өчен шәһәр Үзәк китапханәсендә «Соңгы каһарман» дигән кызыклы һәм актив квест-уен үтте.

Последний герой
IMG_20220614_124441_589
IMG_20220614_103446
IMG_20220614_124404_088
IMG_20220614_124417_087

Алты командага бүленеп һәм юл күрсәтүче карта алып, балалар азарт белән уенга керешеп китте. Һәр команданың маршруты китапханәнең төрле зоналары – уен һәм уку урыннары буйлап узды. Малайлар һәм кызлар актив рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашты: әдәби сорауларга җавап бирде, коткару хаты язды, балык тотты, походка бару өчен букчаны җыйды, биеде, хәзинә эзләде. Катнашучыларның биремнәрне үтәү тизлеге һәм төгәллеге генә түгел, ә командаларның бердәмлеге дә бәяләнде, чөнки ярышлар вакытында бер-береңә ярдәмчел була белү – җиңүгә ирешүдә иң төп сыйфатларның берсе.

Барлык сынауларны җиңеп чыгучылар «Соңгы каһарман» дип танылды. Көлү һәм шатлык авазлары, җиңү куанычы, яхшы кәеф әлеге программаның юлдашы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: