«Әдәби казылмалар»: квест-уен (6+)

21 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен «Әдәби казылмалар» дигән мавыктыргыч квест-уен оештырды.

Уен барышында яшь дусларыбызга станцияләр буйлап күңелле сәяхәт кылырга һәм, төрле биремнәр башкарып, тылсымлы хәрефләрне табарга һәм яшеренгән сүзне белергә кирәк булды. Биремнәрне үтәр өчен, балаларга үзләренең фантазияләрен, белемнәрен, фикерләү сәләтен эшкә җигәргә һәм, әлбәттә инде, яраткан балачак әкиятләрен искә төшерергә кирәк булды. «Әдәби герой», «Әкияти ыгы-зыгы», «Әкияти пазллар» һ.б. станцияләрдә балалар барлык рус халык әкиятләрен диярлек яхшы белүләрен күрсәтте. Укучылар әкият персонажлары һәм әкиятләрдәге тылсымлы әйберләр белән бәйле бар сорауларга һәм табышмакларга җитезлек белән җавап тапты. Аз гына вакыт аралыгында квестта катнашучылар барлык биремнәрне җиңеп чыкты һәм сүзне белде. Җиңүчене ачыклау бик авыр булды, чөнки балалар барысы да сынауларны бер вакытта үтәде. Шулай итеп, дуслык җиңде! Укучылар квест-уеннан канәгать калды һәм китапханәчеләргә җәйге каникул вакытында шундый кызыклы ял оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. 

Поделиться: