«Җәйге китаплы сәяхәт»: квест-уен (6+)

17 август көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркында «Җәйге китаплы сәяхәт» дигән квест-уен оештырды.

летний
IMG_20220817_121225
IMG_20220817_122713
IMG_20220817_123445

Балалар Китап океаны буйлап диңгез сәяхәтенә юл тотты. Катнашучылар маршрут кәгазьләре алды, һәм яшерен хәзинә эзләп, әдәби викториналарда, иҗади биремнәрдә, әкият бәйгеләрендә һәм серле сорауларда күпсанлы сынауларны узды. Укучылар маҗара һәм әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәтте, ә уенның маршрутын тулысынча үтеп, сүзләрдән китап турында мәкаль җыйды. Уен барышында балалар белем һәм тапкырлыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар да алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: