«Акыл хәзинәсе»: квест-уен (6+)

Каникуллар – яңа хис-кичерешләр, танышулар һәм ачышлар вакыты! Һәркем каникулларның күңелле, кызыклы һәм үзенчәлекле узуын тели. Шунлыктан шәһәр үзәк китапханәсендә балаларны «Акыл хәзинәсе» дигән кызыклы һәм мавыктыргыч квест-уенда катнашырга чакырдылар.

Квест игра
image-27-10-22-03-28-4
image-27-10-22-03-28-1
image-27-10-22-03-28

4 командага бүленеп һәм маршрут карталары алып, балалар азарт белән уенга кушылды. Һәр команданың маршруты китапханәнең төрле зоналары – уен һәм уку залларында узды. Малайлар һәм кызлар төрле бәйгеләрдә актив катнашты: әдәби сорауларга җавап бирде, хәзинә эзләде, «Күк-Җир» уенын уйнады, «Төнге рәссам» пунктында рәсем ясады. Катнашучыларның биремнәрне башкару тизлеге һәм төгәллеге генә түгел, ә командаларның бердәмлеге дә бәяләнде, чөнки ярышлар вакытында бер-береңә ярдәм итә белү – җиңүгә ирешүдә иң мөһим сыйфатларның берсе. 

Барлык сынауларны яхшы итеп үткән команда җиңүче дип танылды. Көлү авазлары, җиңү шатлыгы, яхшы кәеф әлеге программаны башыннан ахырына кадәр озата барды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: