«Бәһасез сәламәтлегеңне сакла» Квест-уен (12+)

Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру һәм зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча «Сәламәт булу – ул стиль, яисә Тормыш яшәр өчен!» программасы кысаларында Үзәк китапханәдә «Бәһасез сәламәтлегеңне сакла» исемле квест-уен узды.

IMG_20190327_132614_281
IMG_20190327_132708_200
IMG_20190327_134727_348
IMG_20190327_132728_783
IMG_20190327_132737_059
IMG_20190327_132740_490
IMG_20190327_132744_571
IMG_20190327_134707_118

Кызыклы станцияләрдән торган квест-уенны узып, балалар үз сәламәтлекләре турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алды һәм аны кайгыртырга өйрәнде. Уенда уртанчы сыйныф укучыларыннан оешкан 4 команда катнашты. Квест Сәламәт тормыш рәвешенең төрле юнәлешләренә караган 6 станциядән торды. Станцияләр буенча сәяхәткә кузгалыр алдыннан, укучылар «Сәламәт тормыш рәвеше – аңа альтернатива юк» дип исемләнгән күргәзмә белән танышты.

1 нче станция. «Сәламәтлекнең ярдәмчеләре» (видеорәт )

2 нче станция. «Тәмле һәм файдалы!» (файдалы ризыкларны бер кәрҗингә җый)

3 нче станция. «Без – Сәламәт тормыш рәвеше өчен» (сәламәтлек турындагы мәкальнең башын һәм ахырын тоташтырырга)

4 нче станция. «Халык медицинасы» (дару үләннәре турында)

5 нче станция. «Беренче ярдәм» (яраны дөрес итеп бәйләү)

6 нчы станция. «Файдалы ризык/ эко-ризык» (файдалы һәм зарарлы продуктлар)

Уенда катнашучыларга зур рәхмәт һәм алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: