«Детектив агентлык» квест (12+)

Кем генә балачагында детектив булырга хыялланмады икән? Кышкы каникуллар вакытында 13 нче санлы китапханә балаларны Шерлок Холмс исемендәге детектив агентлыкта өйрәнү курслары үтәргә һәм иң яхшы детектив агентлык бәйгесендә катнашырга чакырды. Бәйгедә 3 агентлык катнашты. Укулар аналитик, тикшеренү һәм оператив-эзләнү бүлекләрендә алып барылды. 
Белемнәрдә ярышып, квестта катнашучылар игътибарлылыкларын, тапкырлыкларын, күзәтүчәнлелекләрен, логикаларын һәм чын детективка кирәкле башка сыйфатларын күрсәтте. 

раҗаиҗчп
13 ф. 03.01.25 квест Дет аг-во 3
13 ф. 03.01.25 квест Дет аг-во 4
13 ф. 03.01.25 квест Дет.аг-во 2
13 ф. 03.01.25 квест Дет.аг-во 1

Балалар «Шерлок Холмс табышмаклары»н чиште, «Детектив» биремендә игътибарлылыкларын үстерде, «Игътибар: эзләү!» бәйгесендә әдәби геройларны ачыклады, әкиятләрдәге хокук бозулар протоколларында гаепләү эшен дөрес итеп төзеде. Шулай ук детектив жанрда язучы авторларның китапларына китап кыстыргычлары җыйдылар.
Квест бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Балалар чын детектив маҗара рухына кереп чума алды. Ә иң яхшы детектив агентлык барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча ачыкланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: