«Бөек әкиятче көне» квесты (6+)

4 апрельдә 3 нче санлы китапханәдә Ганс Христиан Андерсенның 220 еллыгына багышланган «Бөек әкиятче көне» квесты узды. Әкиятче сәер феялар, тролльләр, эльфлар турында яза, әмма аның әкиятләрендә иң төп урында – кеше. Язучының барлык әкиятләре, нәрсә турында гына язмасын, кешеләр, аларның хыяллары, кылган гамәлләре, яшерен күңел серләре турында.

123
3ф. Квест«День великого сказочника» (2)
3ф. Квест«День великого сказочника» (3)
3ф. Квест«День великого сказочника» (4)
3ф. Квест«День великого сказочника»

Чара башында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты турында презентация белән танышты. Шуннан соң «Табышмаклар», «Дюймовочка», «Кай һәм Герда», «Табышлар бюросы», «Әкияти сүзләр» станцияләре буенча мавыктыргыч сәяхәт башланды.  Балаларны бу станцияләрдә алдакчы-табышмаклар, бәйгеләр, уеннар һәм викториналар көтте. Уен барышынла дөрес җаваплар өчен укучылар патша кызыннан боз «кисәкләре» алды, аларны җыеп, Оле-Лукойега аның кул чатырын сихердән коткарырга ярдәм итте. Чарада катнашучылар барлык биремнәрне дә бик яхшы башкарып чыкты һәм вакытларын бик күңелле итеп Андерсенның әкият персонажлары белән бергә үткәрде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: