Изге йола — күркәм бәйрәм

Корбан бәйрәме3
корбан бәйрәме1
Корбан бәйрәме
Корбан бәйрәме2
 30нчы сентябрьдә 12нче санлы татар китапханәсе «Яшүсмер» яшүсмерләр һәм яшьләр клублары үзәге» белән берлектә 18нче лицейда «Изге йола – күркәм бәйрәм» дип исемләнгән дини – мәдәни кичә – Корбан бәйрәме үткәрде. Шәһәребезнең тугыз мәктәбе катнашкан әлеге чараның төп максаты – халкыбызның күркәм йолалары аша балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирү, гореф – гадәтләребезгә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Шушы максатка нигезләнеп,  китапханә хезмәткәрләре бәйге өчен сораулар  әзерләде, Әдәбият елы уңаеннан шигырь сөйләүчеләр һәм мөнәҗәт  әйтүчеләр арасында конкурс оештырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Беренче урынга 29нчы гимназия, 33нче мәктәп, 2нче урынга 35нче, 50нче мәктәпләр лаек булды. Ә калган мәктәпләр 3нче урынны бүлеште.
Кичәнең икенче өлеше ашханәдә Корбан ашы белән дәвам итте. Әлеге бәйрәм балалар күңелендә, һичшиксез, якты эз калдыргандыр, мәрхәмәтлек, игелеклек хисләре уяткандыр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: