«Вовка ерак патшалыкта, китап илендә»: курчак спектакле (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең яшь китап сөючеләрен 19 апрель көнне курчак спектакле көтте. Гади генә түгел, ә чын-чынлап әкияти! Балаларны кунакка Китап патшабикәсе үзе чакырды. Ул барысына гап-гади, ялкау малай Вовка турында сөйләргә булды. 

омр
IMG-20230419-WA0014
IMG-20230419-WA0012
IMG-20230419-WA0017
IMG-20230419-WA0027

Әкият вакыйгасы ябык пәрдә алдында башлана: әнисе Вовканы китап укырга үгетли, малай теләмичә генә ризалаша, әкиятнең башын укып, патша булырга, берни дә эшләмәскә һәм көне буе ял итәргә хыяллана. Хыялга бирелеп, ул йокыга тала. 
Шунда пәрдә ачыла, һәм без әкият дөньясына килеп эләгәбез. Анда патша, зирәк тылсымчылар – Василисалар, һәм «Балыкчы һәм балык турында әкият» геройлары, сөйләшүче Могҗиза-мич, Сандыктагы икәү дә бар. Һәм, әлбәттә, спектакльдә бик күп музыка, җыр-биюләр. 
Барлык маҗаралардан соң Вовка ахыр чиктә үзенә әле күп нәрсәгә өйрәнергә кирәклеген, чын могҗизаларның тылсым белән түгел, ә хезмәт һәм белем белән тудырылуын аңлый. 
Аңа Буратино белән Мальвина ярдәм итә. Алар балалар белән бергә табышмаклар чишә, викторина сорауларына җавап бирә һәм, ялкаулыкны, ямансулыкны куар өчен, күңелле итеп бии. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: