«Яңа ел планетасы буйлап сәяхәт»: бәйге программасы (6+)

Яңа ел – ул һәрчак бәйрәм. Анда ниндидер бер сихри әкият рухы бар, һәм шунлыктан күпләребез өчен ул иң яраткан һәм ямьле бәйрәм булып кабул ителә. 

круиз по планете
IMG_8540
IMG_20211207_122117
IMG_8689
IMG_8705
IMG_8797

7 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр планетабыз буйлап сәяхәткә кузгалды һәм башка халыклар белән бергә әлеге тылсымлы бәйрәмне «билгеләп үтте»! Дөньяның төрле илләрендәге кызыклы гореф-гадәтләр һәм уеннар белән таныштылар. Күңелле һәм хәрәкәтчән бәйгеләр беркемгә дә ямансуларга һәм тик утырырга бирмәде. Китапханә укучылары барысы бергә Кыш Бабай һәм Кар Кызы турында җыр җырлады. Беркем дә читтә калмады, барысы да киләсе елга җитәрлек бик күп уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе алды!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: