«Төтенсез сәламәтлек!» түгәрәк өстәле (12+)

Сәламәтлек — ул кеше тормышында төп хәзинә. Хәзерге вәсвәсә белән тулы заманда үзеңне саклар һәм дөрес юлны сайлау өчен билгеле бер белемнәргә ия булырга кирәк. 
17 нче санлы китапханә хезмәткәре яшүсмерләр өчен иң киң таралган зарарлы гадәтләрең берсе – тәмәке тартуга багышланган чара уздырды. Очрашу барышында күпләр өчен актуаль булган «Тәмәке тартыргамы яки тартмаскамы?» дигән сорау күтәрелде, ә уеннар аша балалар сәламәт тормыш рәвеше турында үз белемнәрен тикшерде.  

17ф Здоровье без дыма
17ф. Здоровье без дыма
17ф..Здоровье без дыма

Яшүсмерләр тәмәке тартучы организмы белән чынлыкта нәрсә булуы турында белде, һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен пассив тәмәке тартуның зарары турында сөйләштеләр. 
Әңгәмә видеороликлар күрсәтү, һәм шулай ук статистика мәгълүматлары һәм әлеге гадәтнең зарарын исбатлаучы кире какмаслык мәгълүматлар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: