«Һөнәргә старт» түгәрәк өстәле (12+)

18 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Һөнәргә старт» дигән түгәрәк өстәл артында очрашу оештырды. 
Чарада катнашучылар блогер, журналист, фотограф һәм видеограф Алмаз Мәгадиев белән очрашты. Хәзерге вакытта Алмаз видео төшерү өчен профессиональ җайланмада кыска вакытлы, документаль һәм нәфис фильмнар төшерә.

егнв
(1)IMG-20241018-WA0105
(2)IMG_1961
(3)IMG_20241018_120213
(4)IMG_1962
(5)IMG-20241018-WA0109

Блогер балаларга үзе, мәктәптә укыганда ук фотолар белән мавыгуы, нәтиҗәдә моның яраткан һөнәргә әйләнүе турында сөйләде. Очрашу барышында укучылар фотосурәтнең төшерү, композиция һәм яктылык белән эшләү кебек төрле аспектлары турында белде. Кунак үзенең һөнәри серләре белән уртаклашты: төшерү өчен объектны ничек табарга һәм кирәкле мизгелне ничек сайларга, нәтиҗәле кадр ясау өчен нишләргә һ.б., катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. 
Очрашу азагында балалар гамәли өлештә үз көчләрен сынап карый алды, профессионал җитәкчелеге астында фотога төшерде. Әлеге тәҗрибә, һичшиксез, аларның күбесенә үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә һәм фотосурәтләр дөньясы турында күбрәк белергә ярдәм итте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: