«Наркотикларга «Юк!» дип әйт» түгәрәк өстәл (12+)

12 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре наркотикларга бәйлелек ятьмәсенә ничек эләкмәскә, бу бәлагә вакытында ничек итеп «юк» дип әйтә алырга, үзеңне һәм якыннарыңны, дусларыңны, сыйныфташларыңны аннан ничек сакларга икәнлеге турында әңгәмә уздырды. Яшүсмерләр командаларга бүленде һәм «Ни өчен яшүсмерләр наркотикларны кулланып карый?», «Наркоманлыкка альтернатива – нәрсә белән алмаштырырга була?», «Наркоманлык нинди бәлаләргә китерә?» сораулары буенча төркемнәрдә фикер алышты. Чара азагында балалар «Сәламәтлеккә таба» видеоязмасын карады һәм  сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. 

вмвыпавпавпыпыа
IMG-20240412-WA0004
IMG-20240412-WA0011
IMG-20240412-WA0016

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: