«Төньяк яңарышы һәм аның күңелсез даһие» түгәрәк өстәл (18+)

21 сентябрь көнне, җәйге каникуллардан соң, «Прометей» фәнни-популяр әдәбият сөючеләр клубы үз эшен янәдән башлап җибәрде.
Бу юлы очрашуда Төньяк Яңарышы һәм аның иң күренекле һәм серле вәкиле Иероним Босх турында сөйләштеләр. Аның образлары шик-шөбһә белән сугарылган, димәк –  алар сайлау табигате, тәүбә, ләгънәт турында уйлануда. Босхның дөньяны сурәтләвендә кешелек гөнаһка чумган. Аның картиналарының мәгънәсенә инде ничә буын сәнгать белгечләре төшенергә тырыша, чөнки алар еш кына бик күп яшерен мәгънә салынган катлаулы ребусларны хәтерләтә. 

оплдаподо
763ac63c-6e1f-4701-b740-2440fafba497
46426f67-8dff-4e4e-8426-e7752f8b2a92
c83c6da1-c0f7-4480-a6d6-f042539f7a61
cca17261-1eb0-4068-ace4-7593f2ad48b2

Рәссамның иҗатына ул яшәгән дәвер һәм икътисадый факторлар ничек тәэсир итте икән? Аның рәсемнәрендә нәрсә яшерелгән? Һәм замандашлары аны ни өчен «куркыныч төшләр профессоры» дип атый торган булган? Әлеге һәм башка сораулар буенча фикер алышты клуб вәкилләре. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: