«Чаллыда иң кирәкле һөнәрләр» түгәрәк өстәле (12+)

18 ноябрьдә 6 нчы санлы китапханәдә «Чаллыда иң кирәкле һөнәрләр» дигән түгәрәк өстәл узды. Ул Чаллы шәһәренең хезмәт базарында иң популяр һөнәрләргә күзәтү ясауга багышланды. Катнашучылар эшкә урнашу перспективалары, эш бирүчеләрнең таләпләре һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре, һөнәри үзбилгеләнеш мәсьәләләре, балаларның һөнәри юнәлешендә ата-аналарның роле һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты. 

WhatsApp Image 2025-11-18 at 12.31.42 (1)
WhatsApp Image 2025-11-18 at 13.28.33
WhatsApp Image 2025-11-18 at 12.31.42

«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУсенең карьера үсеше бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Сәфукова Гөлнара Әхмәтгалим кызы һәм эш бирүчеләргә эш белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы белгече Гайфуллина Айгөл Азат кызы чакырылган иде. «Телим, булдыра алам, булдырачакмын»ны ачыклау өчен инспекторлар тугызынчы сыйныфларларга тест үткәрде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: