“Шәмаилләрнең нуры бар…”

DSC05695
DSC05694
DSC05693
DSC05689
DSC05685
DSC05683
DSC05682
DSC05677
DSC05674

“Шәмаилләрнең нуры бар…” – 15 нче октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә татар һәм ислам сәнгатенә багышланган түгәрәк өстәл булды. Биредә Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицейның журналистика түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар, 15 нче номерлы балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Әлеге чара “Һәдия” кызыклы очрашулар клубы кысаларында чираттагы тапкыр оештырылды.

Түгәрәк өстәлнең төп кунагы – Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, танылган рәссам, шәһәребезнең профессиональ шәмаилчесе  Зөлфия Мөхәммәтдинова булды.

Очрашу барышында “Шәмаилнең озын тарихы”, “Зөлфия Мөхәммәтдинова иҗатында – шәмаилләр” исемле презентацияләр күрсәтелде. “Кем шәмаил таный?” исемле виртуаль уен уйнатылды.

Зөлфия Мөхәммәтдиновадан шәмаил һәм тугралар ясау буенча үткәрелгән мастер-класс – чараның иң кызыклы өлешенә әйләнде. Биредә шәмаилче катанушчылар каршында берничә шәмалнең эскизын ясап күрсәтте. Катнашучылар үзләре дә шәмаил ясауда куллана торган махсус каләмнәр белән шәмаилләр ясап карадылар.

Түгәрәк өстәл белән беррәттән “Шәмаил – йортның күркәм көзгесе” дип аталаган китап күргәзмәсе эшләде. Зөлфия Мөхәммәтдинованың шәмаилләре, тугралары да аерым күргәзмәләр булып катаншучылар хозурына тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: