«Язу һәйкәлләре. Тарих серләре» түгәрәк өстәл (18+)
13
Май 2024
Дүшәмбе
11 май көнне «Прометей» фәнни-популяр әдәбият сөючеләр клубында түгәрәк өстәл артында очрашу узды, анда язуның барлыкка килү тарихы, борынгы һәм хәзерге язуларның төрле төрләре, язу өчен кулланыла торган төрледән-төрле әйберләр турында фикер алыштылар. Борынгы текстларны тану ысуллары, күптән онытылган телләрне юкка чыгудан саклап кала алган һәм һәркем исемнәрен белергә тиешле тел белгечләре-галимнәр Шампильон, Грозный, Кнорозовлар турында сөйләштеләр. Шулай ук бүгенге көндә дә серләре ачылмаган текстлар, аларның профессиональ тикшеренүчеләрне бик кызыксындыруы һ.б. турында сүз барды. |