«Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше форматында» түгәрәк өстәл (12+)

13 ноябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше форматында» дигән түгәрәк өстәл узды. Чара барышында китапханәчеләр яшьләр арасында зарарлы гадәтләрнең һәлакәткә илтүе турында әңгәмә алып барды, үсеп килүче буынның сәламәтлеге турында кайгырту алкоголизм, наркоманлык һәм тәмәке тарту мәсьәләләренә караганда беренче урында торуы һәм актуаль булуы турында сөйләде. Тормыш – кешенең иң кадерле нәрсәсе, ә тормышта иң кадерлесе – ул сәламәтлек. Һәм аның өчен бар көчең белән көрәшергә кирәк. 
Балалар наркотикларның зыяны турында сорауларга җавап бирде, «Мифлар һәм чынбарлык» уенында, «Куркыныч янаганда» викторинасында катнашты, наркотиклар кармагына ничек эләкмәскә икәнлеге турында мисаллар китерде. 

вншь
3ф. Круглый стол «Молодёжь в формате ЗОЖ» 12 (2)
3ф. Круглый стол «Молодёжь в формате ЗОЖ» 12 (3)
3ф. Круглый стол «Молодёжь в формате ЗОЖ» 12

Чара укучыларга наркоманлыкны кисәтү буенча белемнәрен үстерергә, зиһеннәрен артырырга ярдәм итте. Түгәрәк өстәл наркоманнар сайлаган юлның һәлакәткә илтүе һәм чарасызлыгы турында презентация карау һәм «Тормыш рәвеше — сәламәтлек» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: