Круглый стол «Татарская нация: история и современное развитие»

Татар халкының үткәне һәм киләчәге1
Татар халкының үткәне һәм киләчәге2
Татар халкының үткәне һәм киләчәге3
Татар халкының үткәне һүм киләчәге4

28 апрельдә 12нче татар китапханәсендә «Фикер» клубы эшчәнлеге кысаларында «Татар халкының үткәне һәм киләчәге турында» дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.
Татар халкы – бөек халык. Татар халкы үзенең тарихтагы урынын бик яхшы белә. Татар халкының данлы тарихы, Сөембикәсе, Колшәрифе, бөек Тукае, меңәрләгән затлы шәхесләре бар. Кемнәр генә язмаган татар тарихын? Мондый бәхәсле, фаҗигалы тарих тагын бармы соң бу дөньяда? Кичәгә килгән китап укучыларыбыз шушы һәм башка кызыклы сорауларны китапханәгә кунак итеп чакырылган Казан дәүләт федераль университетының Яр Чаллы филиалы доценты, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Марсель улы Гибадуллинга бирделәр. Әлеге әңгәмәдә журналист Дамир Шәйхетдинов, актив җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт ветераны Фаикь Таҗи, элеккеге шәһәр советы депутаты, милли мәсьәләләр буенча шәһәр мэры урынбасары Галимҗан Зарипов, туган якны өйрәнүче Рәйсә Мартынова-Давлетбаева һәм башкалар катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: